Якын арада илдә “Россия өчен” Халык фронты” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең әлеге фронт лидеры Россия Президенты Владимир Путин катнашында “Гамәлләр форумы” конференциясе узачак. Форумда Россия икътисадының технологик нигезен яңарту һәм моңа кадәр чит илләрдән кертелгән продукцияләрне үзебездә җитештерү мәсьәләләре күтәреләчәк. Булачак конференциягә әзерлек уңаеннан “Россия өчен” халык фронты” хәрәкәтенең Татарстан бүлеге көнүзәк мөһим мәсьәләләргә багышланган “түгәрәк өстәл” оештырды. Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институтында үткән сөйләшүдә төбәкнең хакимият органнары, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм фәнни җәмәгатьчелек катнашты. Түгәрәк өстәл артында фикер алышу Татарстанның “Гражданлык җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Игорь Бикеев рәислегендә үтте. Игорь Бикеев сөйләгәнчә, соңгы араларда Россиягә карата кулланылган санкцияләр илнең сәнәгать тармагына карата мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә этәргеч бирде. Бүген Россия нефть химиясе, машина төзелеше, оборона сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларны үстерүгә зур игътибар бирергә мәҗбүр. “Үзгәртеп кору еллыраннан соң чит илләр йогынтысында дөньяда Россиянең бары тик ике функциясе генә калган иде, ул – чимал чыганагы һәм башкалар җитештергән продукцияне сату базарына әйләнде. Соңгы елларда илебездә үз җитештерүебезне, үз югары технологик базабызны булдырырга, кадрлар әзерләргә күп көч куела башлады. Ә Украинадагы вәзгыять белән бәйле рәвештә әлеге мәсьәләләр хәзер, гомумән, көн кадагында тора. Бүген без чит илләрдән кертелгән товарларга алмашка сыйфаты ягыннан ким булмаслык продукцияләрне үзебездә җитештерә башларга тиеш. Россия Президенты моңа 2-3 елда ирешү бурычын куйды. Икътисади яктан ныклы төбәкләрдән саналган Татарстаннан да бу юнәлештә җитди тәкъдимнәр көтәләр”, – ди Игорь Бикеев.
Әйтик, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин республикада җиргә түши торган клинкер плитәләре, бетон брусчаткалары җитештерүләрен арттырырга һәм аларны күрше төбәкләргә дә сатарга ниятләнелүе турында хәбәр итә. “Элек төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр гадәттә иң күбе 80 чакрым ераклыктагы территорияләрне тәэмин итә иде. Әмма менә хәзер шул ук Себер якларында төзелеш материаллары җитештерүчеләр үз продукцияләрен кулланучыларга 400-500 чакрымга кадәр ташый. Татарстанда да башка төбәкләрләр белән чиктәш районнарда җитештерүләр оештырырга мөмкинлек бар”, – дип ассызыклый Алмаз Әхмәтшин. Россиягә карата кулланылган санкцияләрнең бигрәк тә оборона сәнәгатенә нык кагылуы мәгълүм. Авыр елларда да үзенең оборона предприятиеләрен саклап кала алган Татарстан хәзер янә килеп туган мәсьәләләрнең чишелешен эзли. Белгечләр сүзләренчә, Украина Россия оборона тармагы өчен 3 мең төрдәге продукция җитештерә торган булган, ләкин хәзер бу эш туктатылган. Нәтиҗәдә, Россия 2-3 ел эчендә аларны үзендә җитештерүне җайга салырга тиеш булачак. Әйтик, “Казан электротехника заводы” ААҖ коммерция директоры урынбасары Ленар Шәйхулов сөйләгәнчә, предприятие элек Украина һәм АКШтан кайтарта торган 75 төр детальгә алмаш табу белән шөгыльләнә. “Бу детальләрнең 20 процентына алмаш Россиядә, гомумән, юк. Хәзер аларның җитештерүен ачу буенча проектлар эшлибез. Чөнки безнең предприятие 2015 елның беренче һәм икенче кварталына гына җитәрлек элементлар белән тәэмин ителгән”, – дип вәзгыятьне аңлата Ленар Шәйхулов. “Россия өчен” Халык фронты” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең “Гамәлләр форумы” конференциясендә Россиягә импортланган продукцияләргә алмаш товарлар җитештерү буенча Татарстанда алып барылган эшләр хакында иҗтимагый хәрәкәтнең төбәк бүлеге рәистәше Александр Лаврентьев доклад ясар дип көтелә.