Өлкәннәр декадасы барган көннәрдә республикада игълан ителгән “Туган як“ шәфкатьлелек акциясенә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы һәм район мәдәният бүлеге дә кушылды. Бу атнада Чистайдагы Картлар һәм инвалидлар йортына барып, анда яшәүче якташларыбыз белән очрашып кайттык. Сәхнә осталары күңелле концерт бүләк иттеләр. Ә “Мир-Строй“ төзелеш предприятиес директоры Али Ибраһимов Картлар йортындагы якташларга җылы киемнәр һәм күчтәнәчләр алу өчен матди ярдәм күрсәтте.