Белүебезчә, күптән түгел Киров өлкәсендә, Ханты-Манси автоном округында күпләп психоактив матдәләр белән агулану очраклары теркәлде. Хәтта үлем очраклары да булды. Бу синтетик наркотик Татарстан белән күрше районнарга да үтеп кергән инде. Башкортстан, Мордовия, Чувашстан республикалары, Нижгар өлкәсендә дә бу наркотик табылган. Сөенечкә, республикабызда әлеге матдә наркотикларга каршы көрәшүчеләр тарафыннан ачыкланмаган. Вәзгыять даими контрольдә тотыла. “Спайс” проблемасы республикабыз өчен яңа түгел инде. Тарту өчен кушылмалар Россиядә һәм Татарстанда 2009 елда күренә башлый. Әмма психоактив матдә төрләре артканнан-арта бара. Соңгы 4 елда гына да 80нән артык яңа наркотик ачыкланган. “Спайс” кулланучылар белән көрәш соңгы берничә елда актив төсмер алды. Быел наркодиспансерга исәпкә психоактив матдәләр белән мавыгучы 1 500 кеше бастырылган. Узган ел белән чагыштырганда бу 3 тапкырга күбрәк. Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев сүзләренчә, “спайс” куллану өчен тоткарланучылар исәбе кискен арту, бездә наркоманнар саны күбәйгән дигән сүз түгел. Киресенчә, наркодиспансерда исәптә торучылар 1,5 процентка кимегән дә әле. Эш шунда ки, быел республикабыз бюджеты хисабына иң заманча анализатор сатып алынган. Аның ярдәмендә 7,5 мең яңа психоактив матдәләрне ачыклау мөмкинлеге туа. Күпләр “спайс”ны җиңел наркотик дип санап, аны кулланудан бернинди зарар булмас дип исәпли. Әмма тарту өчен кушылмаларның зарары инъекция сыйфатында организмга эләккән матдәләрдән бер дә ким түгел. “Спайс” ул көчле синтетик наркотикларга мандырылган үлән чималы. Алар Кытайда һәм Европадан ванна өчен тоз яки тычканннар өчен агу сыйфатында кертелә. Татарстанга кертелгәннән соң ул “тоз”лар эреткеч матдәләр ярдәмендә сыеклык формасына кертелә дә, аңа Татарстанда үсүче гади үлән мандырыла. Төрле подвалларда эшләнгән бу наркотикларның сәламәтлеккә зыяны шулай ук куркыныч булырга мөмкин. Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сүзләренчә, “спайс”ны берничә тапкыр куллану бәйлелеккә китерми дип санау да дөрес түгел. Кайбер психоактив матдәләр бер-ике тапкыр татып караудан да шундый нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Наркотик таратучыларны юк итү буенча да эшчәнлек туктап тормый. Соңгы өч елда гына синтетик наркотиклар республикабызга үтеп кергән 47 канал ябылган, 200гә якын наркотөркем эшчәнлеге туктатылган.
- 2009 елда наркотик таратучылар тарту өчен кушылмаларны ачык рәвештә сатарга омтылса, хәзер бу “бизнес”, нигездә, интернет челтәре аша җәелдерелә. Акча төрле түләү системалары аша күчерелә, ә наркотиклар билгеләнгән җирләрдә калдырыла. Гадәттә, наркотик тарату белән шөгыльләнүчеләр Татарстанда да, хәтта Россиядә дә түгел. Алар җайланган эшчәнлекләре белән чит илләрдән идарә итәләр, - дип сөйләде Фаяз Шабаев. Психоактив матдәләрне таратучыларны җаваплылыкка тартуда башка кыенлыклар да бар. Яңа төр кушылмаларны рөхсәт ителмәгәннәр рәтенә кертү процедурасы бер елга кадәр сузыла. Әмма хәзер яңа наркотик төрләрен таратучыларга каршы эшчәнлек андый матдәләр исемлеккә кертелгәнче үк башлана. Аналоглар белән сәүдә итүчеләргә каршы 4 җинаять эше кузгатылган да инде. Фаяз Шабаев билгеләп киткәнчә, хокук саклау органнарын наркотик сыйфатларына ия дип уйланылган матдәләрне вакытлыча тыю хокукы бирү мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә кирәк. Мондый закон проекты Федераль наркоконтроль хезмәте тарафыннан эшләнелгән дә. Чит илләрнең күпчелегендә бу процедура 2 атнада башкарыла. Бүген республикабызда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды. Наркоманияне кисәтү эшләренең мондый формасы республикада инде беренче мәртәбә генә уздырылмый. Бу акция узган елларда үзен уңай нәтиҗәләре белән сөендерде. Гадәттә, “Наркотикларсыз тормыш” айлыгында наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт тормыш рәвешен алга сөрүгә юнәлдерелгән бер төркем чаралар уздырыла. Акциянең төп максаты исә, хокук саклау структуралары, хакимият органнары һәм гражданнарның наркотикларга каршы көрәштә бердәм булып эшләү.