Әлеге төр сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 1600 кеше катнашкан. Бактың исә, россиялеләрнең 55 проценты гриппка каршы привикалар ясатуга каршы икән. Алар сүзләренә караганда, иммунитетны табигый юллар белән ныгытырга кирәк. Ә прививкалар исә, киресенчә, организмның төрле бактерияләргә каршы торучанлыгын киметә, дип саный алар. “Привика ясатканнан соң кыш буе авырдым”, “әлеге уколдан соң тагын да ешрак чирли башладым” дип җавап бирүчеләр дә аз булмаган. Араларында гриппка каршы прививка ясатуны хуплаучылар да юк түгел. Алар россиялеләрнең 26 процентын тәшкил итә. Кагыйдә буларак, бу – яшь буын вәкилләре. Өлкәннәрдән аермалы буларак, алар гриппка каршы прививкалардан курыкмый. Төрле предприятие һәм компанияләргә килгәндә исә, алар шулай ук хезмәткәрләрен гриппка каршы прививка ясатырга мәҗбүр итәргә җыенмый.