Нурулла Баһрамович Чаллы шәһәрендәге фатирында ялгызы гына яши. Кызганычка каршы, җәмәгате иртәрәк китте якты дөньядан.
– Нурулла Баһрамович Әгерҗедә эшләгән еллары турында күңелендә матур хатирәләр саклый. Бер чорларда эшләгән җитәкчеләргә, белгечләргә, ветеран коммунистларга, барлык әгерҗелеләргә кайнар сәламнәрен юллады, – ди Валерий Макаров.