Белә торып алданалар.

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Кешеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, баерга омтылучылар табылып тора. Мошенниклар кулланган хәйлә ысуллары барчабызга диярлек билгеле кебек. Бу турыда хокук сакчылары даими кисәтеп, матбугат чаралары сөйләп-язып тора. Хәзер кешеләрне төп башына утырту җиңел түгелдер дисәң, чынлыкта бу бер дә алай түгел икән. Алдаучылар ятьмәсенә эләгүчеләр саны кимеми. Мошенникларның эшчәнлеге турында хәбәрдар булып та, акыл белән эш итәсе урынына хискә бирелүчеләр күп. Өлкән буын кешеләрен әйтеп тә торасы юк. Кисәтеп торган саен, алар бушка вәгъдә ителгән бүләкләргә кызыга, бәла-казаларга очраган уллары-оныкларын коткарырга әзер тора. Быелның 9 аенда республикабызда 2641 алдау очрагы теркәлгән (432се - кәрәзле телефоннар ярдәмендә). Узган елны 2085 мондый очрак булган. Бу саннардан күренгәнчә, полиция вәкилләренең халык сизгерлеген арттыру юнәлешендәге тырышлыгы әллә ни нәтиҗәләр бирми. Мошенниклар элеккечә үзмаксатларына ирешә. Ялганчылар капкынына, нигездә, зур шәһәрләрдә – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә яшәүчеләр эләгә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге башлыгы Тимур Шакирҗанов cүзләренчә, мошенниклар эшчәнлегендә әллә ни яңалыклар юк. Схемалар элеккеге кала – туган-тумачаларны җинаять җаваплылыгыннан коткару, блокировкаланган банк картасын эшләтеп җибәрү, арзан бәядән дизель ягулыгы сату, бүләкләр оту, дип тезеп китте ул. Әмма соңгы вакытта киң таралыш алган ысулларның берсе – игъланнар интернет-сайтлары ярдәмендә эш итү. Мошенниклар белдерү урнаштырган кешегә теге-яки бу әйберне сатып алу теләген белдереп шалтырата. Әмма башка шәһәрдә яшәгәч, бу көннәрдә генә очраша алмыйм, товарны исә соңрак килеп алам дип әйтә. Акчаның бер өлешен банк картагызга күчереп кую өчен банк иясенең барлык реквизитларын һәм сер кодларын белешә. Нәтиҗәдә, алдаучылар кешенең картасындагы акчалар белән файдалану хокукына ия була.

- Нинди дә булса шик туды икән, сатып алучыга башка акча күчерү ысулларын тәкъдим итеп карагыз. Бер үк схема буенча эшләүчеләр башка төрле алдауларга әзер булмый. Аларның шунда ук кызыксынуы югалачак, - ди Тимур Шакирҗанов.

Белүебезчә, кәрәзле телефоннар ярдәмендә алдауларны күбесенчә җинаятьчеләр – колонияләрдә җәза алучылар куллана. Элегрәк татарстанлыларга күбрәк башка төбәкләрдән шалтыратсалар, хәзер үзебезнең колонияләрдән эш итүчеләр күбәйгән. Полиция вәкилләре моны безнең җинаятьчеләрнең дә җиңел акча эшләү ысулларына төшенүе белән бәйли.

- Бу безнең республикада уйлап табылган хәйләләр түгел. Шуңа да элегрәк башка төбәкләрдәге колонияләрдән шалтыратып алдаучылар күп булгандыр. Ә хәзер безнекеләр дә өйрәнә. Интернеттагы мәгълүматлардан файдаланып алар да бу эшкә керешә. Алар очраклы рәвештә телефон номерларын җыеп эш итә. 30-40 сөйләшүнең берсендә беркатлы кеше табыла, - дип аңлатма бирә Тимур Шакирҗанов.

Мошенниклар белән күзгә-күз очрашып, каза күрүчеләр дә бар. Быел шундый 79 очрак теркәлгән. Мондый төр алдаулар республикада очраклы булган чегәннәр тарафыннан дәвалау, бозымны бетерү сәбәбе белән башкарыла. Социаль хезмәткәрләр сыйфатында алдаулар да гамәлдә. Шулай ук кыйммәтле техниканы арзанга сату, сатып алган дарулар өчен компенсация кайтару кебек ысуллар да элеккечә актив кулланыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International