Ут эченнән кайтканнарга – ярдәм.

2014 елның 24 октябре, җомга

Әлмәттә эшче яшьләр арасында узган “Безнең вакыт“ республика фестиваленең зона этабыннан җиңү яулап кайткан яшьләребез командага бүләк ителгән көнкүреш техникаларын Украинадан кайткан качакларга тапшырачакларын әйткәннәр иде. Һәм алар әйткән вәгъдәләрендә тордылар. Фестивальдә чыгыш ясаган бер төркем яшьләр район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендә шушы көннәрдә Украинаның Торез шәһәреннән берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы белән Иж-Бубыйга әбисе Сания янына кайтып төпләнгән Ләйсән Мәннанова гаиләсенә әлеге бүләкләрне тапшырырга бардылар.  

– Ләйсән дә, Сания апа да, кечкенә балалар Әмир, Илназ, Айсылу, Рамазан да бүләкләргә бик сөенделәр. Ут эченнән кайткан Мәннановлар гаиләсендә ярдәм итүебезгә без дә шатландык, – диделәр егет-кызлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International