Ел әйләнәсе чит илләрдә ял итүне хуп күргән безнең ил туристларының сәфәр чыгарга атлыгып торуын күрмәссең хәзер. Моңа валюталар курсының көн саен үзгәреп торуы да сәбәпче. Туристик юлламаларның бәяләре турыдан-туры шуңа бәйле бит. Төрле агентлыкларның туризм базарыннан юкка чыга баруы да кешеләрне ял итәргә барудән туктатып тора. Җәй көне, бөлгенлеккә төшеп, туристларны ярык тагарак алдында калдырган оешмалар саны көннән-көн артты. Әле хәзер дә андый хәлләр күзәтелә. Мәсәлән, туристик хезмәтләр кимү сәбәпле, “TUI Travel” (Бөекритания) туристик операторының Казан һәм башка шәһәрләрдәге офислары ябылуы турында хәбәр иттеләр. Хәзер ул Мәскәү белән Санкт-Петербургта гына булачак. Компаниядә моны вакытлы карар дип аңлаталар. Гомумән алганда, июль аеннан башлап, Россиянең 16 туристик компаниясе үз эшен туктаткан. Россия туризм агентлыгы исә эшен туктаткан компанияләр 1 процентны гына тәшкил итә, дип белдерә.