Кырымда иҗтимагый оешмалар активлаша.

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

25 октябрьдә Кырым федераль округында халык санын алу тәмамлана. Россия составына кергәннән соң, ярымутрауда бу чара әле беренче тапкыр үткәрелә. Ул 14 октябрьдә башланып, 12 көн эчендә башкарылды. Нәтиҗәләре киләсе елның маенда билгеле булачак. Ә беренчел нәтиҗәләр инде ноябрь башында игълан ителер дип көтелә. Россиядә халык исәбен алуның чираттагысы 2010 елда оештырылган иде. Йөздән артык милләт вәкиле яшәгән Кырымда исә соңгы тапкыр халык арасында 2001 елда сораштыру үткәрелгән. Ул чакта ярымутрауда 2 024 056 кеше көн күрүе һәм аларның 58,5 проценты – урыслар, 24,3 проценты – украиннар, 12,1 проценты – кырым татарлары, 1,4 проценты – белоруслар, 0,5 проценты – татарлар, 0,4 проценты – әрмәннәр һәм 0,2шәр процент – яһүд, молдаван, әзербайҗан, 0,1шәр процент – үзбәк, кореялы, грек, немец, мордва, чуаш, мари, чегән, болгар, грузин, караим, кырымчак һәм башка халык вәкилләре булуы ачыкланган. Халыкның 63 проценты – шәһәрләрдә, 37 проценты авыл җирлекләрендә яшәве мәгълүм булган. Россия Федераль дәүләт статистика хезмәте тарафыннан Кырымда уздырылучы быелгы халык санын алу чарасы халыкның төгәл исәбен белүдән тыш, аның этник һәм лингвистик составын, социаль һәм икътисади хәлен тәгаенләү бурычын да куя. Халык санын алу нәтиҗәләре киләчәктә Кырым бюджетын социаль вәзгыятьне исәпкә алып төзергә мөмкинлек бирәчәген ассызыклап, “Къырым бирлиги” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Сейтумер Ниметуллаев та ватандашларын сораштыруларда актив катнашырга чакырды. Шушы көннәрдә “Крыминформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Сейтумер әфәнде төбәк һәм биредә гомер кичергән милләтләр өчен мөһим чараны игътибардан читтә калдырмаска өндәде. Яңа сәяси шартларда күпмилләтле төбәктә кырым татарларының үсешен тәэмин итү максатын тотып, быел җәй оештырылган “Къырым бирлиги” иҗтимагый оешмасының яшьләр бүлеге егетләре һәм кызлары да халык исәбен алу нәтиҗәләренең әһәмияте турында сөйли. Соңгы айда “Яшлар бирлиги” вәкилләре яшьтәшләре арасында аңлату эшләре алып барды. Симферополь шәһәренең 11нче гимназиясендә укучыларга сыйныф дәресе үткәргән “Яшлар бирлиги” җитәкчесе Руслан Алексеенко мондый очрашулар, гомумән, яшьләр белән элемтәләр урнаштыру һәм алга таба уртак мәдәни чаралар, спорт ярышлары оештыруга этәргеч бирүен дә ассызыклый. Эшчәнлек башлап җибәрүләренә әле берничә ай вакыт кына узуга карамастан, “Къырым бирлиги”нә кушылучылар һәм әлеге оешма тарафыннан оештырылган чараларда катнашучылар да бихисап. Өлкән буын октябрь башында Корбан гаете көннәрендә картлар йортларында хәйрия чаралары үткәрсә, яшьләр мөселман зиратын чистартырга чыккан иде. Уртак чаралар төбәктәге башка иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләрне дә ныгытырга ярдәм итә. Әйтик, 25-26 октябрьдә Симферопольнең Шәһәр шахмат-шашка клубында “Крым-Юрт” милли оешмасы белән берлектә легендар шәхес – Советлар Союзы Герое, очучы Әхмәт–хан Солтановның туган көне уңаеннан чираттагы шахмат турниры уздырылачак. Анда җиңүчеләрне “Къырым бирлиги”ннән истәлекле бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International