Айсылуның хатына – беренче урын.

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Алабуга районара почтамтының Әгерҗедәге почта ташу, эшкәртү цехы җитәкчесе Светлана Николаева “Иң яхшы хат язу дәресе” Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңү яулаган Тирсә мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айсылу АБДУЛЛИНАга җиңүче Дипломы, планшет, ә аның укытучысы Гөлнур Тукмановага Рәхмәт хаты тапшырды. Әлеге бәйге Россия күләмендә берничә ел уздырылып килә. “Россия почтасы“ның мондый бәйгене уздыруының максаты – эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру. Быелгысы аның Мәдәният елына багышланган иде. Айсылу “Олимпиячеләр – безнең арада“ дигән номинацияне сайлаган. Сочидагы олимпиадада шорт-трек буенча эстафетада Россия командасына җиңү китергән Семен Елистратовка багышлап язылган хатын жюри әгъзалары бөтен таләпләргә туры килә дип тапканнар. Айсылу – республика этабында җиңүче.
– Без бит хәзер күбрәк Интернетта язышабыз. Ә әби-бабайларыбыз хатлар алышканнар. Хат язуның бөтен тәртибен өйрәндем. Героемның биографиясе, уңышлары белән таныштым. Аннан соң аларны тәртипкә китердем. Бу эштә миңа укытучым Гөлнур Тукманова да ярдәм итте. Минем җиңүемдә аның да өлеше зур, – ди Айсылу.
– Укучыларым ел саен әлеге бәйгедә катнашсалар да, моңа кадәр җиңүчеләр юк иде. Йөздән артык эш арасында Айсылуның хаты җиңү яулавы сөендерде, әлбәттә, – ди укытучы апасы да. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International