Татарстан халкы закон чыгаруда катнаша.

2014 елның 31 октябре, җомга

Шул рәвешле, 30 октябрьдән башлап, Парламент вәкилләре тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән закон проектларының барысы да Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнаштырыла. Теләге булган һәркем әлеге документны ачып, аның белән таныша ала. Әгәр дә аның канун проекты буенча теләк-тәкъдимнәре бар икән, алар турында хәбәр итү өчен http://open2.tatar.ru/documents/  сылтамасы аша “Закон проектлары турында фикер алышу” бүлеген ачарга кирәк. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең мөһим дип табылганнары төрле социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә исәпкә алыначак, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайты. Икенче мөһим сылтама исә : http://open2.tatar.ru/deputy/#/map. Биредә “Татарстан Дәүләт Советы депутатлары” сервисы урнашкан. Әлеге бүлектә депутатларның биографияләре белән танышырга мөмкин. Теләге булганнар парламент вәкиленә үз соравын бирә яисә инде шәхси кабул итүгә языла ала. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, яңа сервисларга Дәүләт Советының рәсми сайты аша да чыгарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International