Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

“Ак кул таягы“ – күзләре күрмәүчеләрнең эмблемасы ул. Урамда сукыр кеше күрсәгез, ваемсыз гына узып китмәгез. “Сезгә булышырга кирәкмиме?“ дип сорагыз. Юл аша чыгарга ярдәм итегез, юлны өйрәтеп җибәрегез, транспортта булса, урын бирегез.

“Водоканал“, җылылык, элемтә челтәрләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгатебез бар. Үзегез карамагындагы коеларның люкларын ачык калдырмагыз яки аларны бүлеп алыгыз. Күзләре начар күрүчеләр яки бөтенләй күрмәүчеләрнең тормышлары өчен өсте ачык коелар зур куркыныч тудыралар. Сукырларга һәрвакыт игътибарлы һәм ярдәмчел булсагыз иде.

Мөнип ГАСЫЙМОВ,

Алабугадагы сукырлар оешмасы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International