Бозга өч-дүрт көн 15 градус суык булса гына чыгарга яраганны бүген һәр бала да белә кебек. Әмма ел саен боз астына киткән кешеләрне коткарырга туры килә. Бигрәк тә сансызлыгы белән балыкчылар шаккатыра. Ел саен диярлек алар катнашында ул-бу хәл булмыйча калмый.Татарстан гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2011 елда боз астына китү нәтиҗәсендә 3 кеше, шул исәптән 2 бала үлгән. Шул ук елның көзендә ике гадәттән тыш хәл дә булган: ярдан аерылган боз өстендә бер очракта – 202, икенчесендә 168 балыкчы агып киткән. Бәхеткә, бу очракларда бар кеше дә исән-имин калган.
2012-2013 елның кышкы чорында сулыкларда 5 күңелсез хәл күзәтелгән, 5 кеше һәлак булган, 1 кешене коткарып кала алганнар. Узган елның кышында 13 боз астына китү очрагы исәпләнә. Нәтиҗәдә 10 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 8 кешене коткарып кала алганнар.
Быел “сезон” октябрь аенда ук ачылды. Атна тирәсе республикабызда күзәтелгән кышкы салкыннар сулыкларда 4-5 сантиметр калынлыктагы боз катырды. Юлны кыскартырга теләүчеләргә, зур балык тотарга омтылучыларга шул җитә калды.
26 октябрь көнне өченче транспорт дамбасы тирәсендә водолазлар Казансудан ир-ат гәүдәсе чыгара. Мәрхүм юлны кыскарту максаты белән бозга чыккан, дип саныйлар. Икенче көнне коткаручыларга балыкчы эш ясый. Яшел Үзән районында Зөя елгасында бу ир-ат резин көймәдә ярдан ераккарак китеп балык тотарга була. Нәтиҗәдә, көймәсе әйләнеп ул су эчендә кала. Ярый да бу хәлне иптәше күреп, вакытында коткаручыларны чакыра.
28 октябрь көнне Яшел Үзән районында Иделдә янә гадәттән тыш хәл. Үз хәвефсезлеген кайгыртмыйча бозга чыккан балыкчының гомерен саклап кала алмыйлар. Октябрьнең соңгы көнендә дә хәвеф-хәтәрләрсез генә булмый. Әлмәт районында өч кеше боз астына китә, сөенечкә, исән-имин котылалар.
Ә менә үткән атна ахырында Әгерҗе районының Салагыш авылында булган хәл алай яхшы тәмамланмый. Биредә өч балыкчының гомере өзелә. Элпә шикелле генә боз ир-атларны чыдата алмаган.
Татарстан Гадәтән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын көзге боздан ерак торырга чакыра. 7 сантиметрдан да юкарак бозга кергән өчен административ штраф та кертелгән. Элегрәк мондый сансызларга кисәтүдән башка чара күрә алмыйлар иде. Быелның июнендә хокук сакчыларына, юка бозга чыккан гражданнарга – 1,5-2 мең, вазыйфаи затларга – 5-7 мең, ә юридик затларга 50-70 мең штраф салу хокукы бирелде. Әмма штраф бер хәл – ваемсызлыгыгыз өчен гомерегез белән түләргә туры килмәсен.