Бакчада – яңа мөдир.

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бай хезмәт стажының 26 елында ул зур коллективны җитәкләде, үз эшенең чын остасы, энергияле, инициативалы, кешелекле, башкаларга үрнәк мөдир булды, ата-аналарның олы ихтирамын яулады. Лаеклы ялга китү уңаеннан эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев Альбина Георгиевнага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. 5нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә мөдир итеп Жанна МУЛЛАХМӘТОВА билгеләнде. Ул 109нчы ПМС балалар бакчасында, “Наз“ приютында тәрбияче булып эшләде. Соңгы эш урыны – локомотив депосында техник-расшифровщик.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International