Яңа кагыйдәләр нигезендә, 2015 елдан башлап, оешмалар һәм шәхси затлар күчемсез милек өчен аның кадастр хакыннан чыгып түли башларга тиеш. Россия Хөкүмәте салым җыю өлкәсенә үзгәрешләр кертү буенча күчеш чорын 2020 елга кадәр дип билгеләсә дә, илнең күп кенә төбәкләре яңа кагыйдәләр нигезендә киләсе елдан ук эшли башларга ниятли. Алар арасында Татарстан да бар.
Бәяләр дә артачак
Ә хәзер һәрбер салым төренә аерым тукталыйк. Күптән түгел узган Парламент утырышында депутатлар оешмалар мөлкәтенә салым турындагы канунга үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын икенче һәм өченче укылышларда кабул итте. Әлегә бу канун бары тик зур сәүдә үзәкләренә генә кагыла. Кибетләр халык саны 145 мең кешедән артыграк булган торак пунктларда урнашырга, аларның гомуми мәйданы исә 3 мең квадрат метр тәшкил итәргә тиеш. Күчемсез милек өчен салым күләмен кадастр хакыннан чыгып билгеләү өчен салым ставкасы 2015 елда 1,2 процент дип билгеләнгән. 2016 елда исә әлеге күрсәткеч 1,5 процентка җитәргә тиеш. 2018 һәм аннан соңгы елларда исә ул 2 процент күләмендә билгеләнә. Әлеге законга Казан, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә урнашкан 180 сәүдә үзәге буйсынырга тиеш. Күчемсез милекнең кадастр бәясен Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы санаячак. Хакимият органнары әлеге яңа кагыйдәләр Татарстан казнасына елына 300-330 миллион сум табыш китерер, дип өметләнә. Ә менә сәүдә үзәкләре исә яңа канунга бәйле рәвештә шактый зур проблемалар белән очрашырга мөмкин. Ник дигәндә, кайбер очракларда салым күләме 30 процентка кадәр артачак, дип кисәтә белгечләр. Бу исә гади халыкка да уңайсызлыклар тудырачак - сәүдә үзәкләре товар бәяләрен арттырырга мәҗбүр булмагае.
Авыл халкы шәһәргә агылмасмы?
Хәер, киләсе елдан салым белән бәйле үзгәрешләр шәхси затларны да читләтеп үтмәячәк. Физик затлар милкенә салым шулай ук кадастр бәясеннән чыгып билгеләнә башлый. Бу турыда депутатларга Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде. Яңа закон киләсе елның гыйнварыннан ук гамәлгә керсә дә, халык аны шактый соңрак – бер елдан соң гына сизәчәк. Ник дигәндә, алар әлеге салымны 2016 елның 1 октябренә кадәр түләп бетерергә тиеш була. Министр сүзләренә караганда, салым түләүләре турындагы мәгълүмат милек хуҗасына почта аша килеп ирешәчәк.
- Салым ставкасына килгәндә исә, аны һәрбер муниципаль берәмлек үзе билгеләячәк. Торак йорт, фатир, бүлмә һәм төзелеп килүче объект өчен ул - 0,1 процент. Кадастр бәясе 300 миллион сумнан арткан объектларга исә 2 процент дип билгеләнә. Телиләр икән, муниципаль берәмлекләр әлеге ставканы 0 процентка да калдыра ала, - дип белдерде үзенең чыгышында Радик Гайзатуллин.
Яңа салым фатирның мәйданы бер кешегә 20 квадрат метрдан арткан очракта гына салына. Кадастр хакы исә базар бәясенә шактый якын. Бу - үзгәрешләр нигезендә шәхси затлар милкенә салым күләме хәзергесе белән чагыштырганда шактый артачак дигән сүз. Мәсәлән, 4 миллион сумлык ике бүлмәле фатирда бер кеше яшәгән очракта салым күләме 4 мең сум тәшкил итәчәк, дигән сүз. Әгәр дә синең исемдә тагын берничә күчемсез милек тә булса, салым күләменең тагын да артачагы билгеле. Шул рәвешле, яңа үзгәрешләр мул тормышта яшәүчеләр кесәсенә аеруча нык сугачак, дигән фикер кала. Яңа канун депутатларда аеруча зур шау-шу уятты. Күпләр фикеренчә, шәхси милеккә салымны кадастр бәясеннән чыгып билгеләү салым күләменең шактый артуына китерәчәк. Өстәвенә, ул, беренче чиратта, авыл җирендә яшәүчеләр кесәсенә сугачак, дип борчыла депутатлар. Авыл халкы дәррәү килеп шәһәргә күченә башласа, нишләргә?
Ташламалар каралган
Бактың исә, әлеге салымга бәйле рәвештә кайбер затларга махсус ташламалар каралачак икән. Шуларның берсе – пенсионерлар. Бер генә фатиры яки йорты булган пенсионерлар салымның бу төреннән азат ителә. Әгәр дә алар карамагында берничә күчемсез милек булса, башкалары өчен теләсә-теләмәсәләр дә түләргә туры киләчәк.
- Шәхси затлар милкенә салымны кадастр бәясеннән чыгып түли башлау авыл халкының күпләп шәһәр җиренә күченә башлавына китермәячәк, билгеле. Ник дигәндә, авыл йортларының күбесе өлкәннәр исеменә яздырылган. Ә алар закон нигезендә салым түләүдән азат ителә. Шуңа күрә салым өлкәсендәге яңа үзгәрешләрдән куркырга кирәкми, - дип аңлатты безгә адвокат Шәфкать Галимов.
Салым түләү белән бәйле кайбер өстенлекләргә башка категория гражданнар да өметләнә ала. Мәсәлән, салым күләмен билгеләгәндә, фатир мәйданының 20 квадрат метры исәпкә алынмый. Торак йортның 50 квадрат метры “төшеп кала”, бүлмәнең исә 10 квадрат метр мәйданы салымнан азат ителә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: яңа салымның республика казнасына күпме акча китерәчәге әлегә билгесез. Җаваплы идарәчелек бу турыда агымдагы елның 15 ноябреннән соң хәбәр итәргә ышандыра.
Хәзерге вакытта шәхси затлар милкенә салым инвентарьлаштыру бәясе буенча җыела. Узган ел шушы рәвешле республика казнасына барлыгы 694 миллион сум акча кергән. Быел исә әлеге күрсәткеч 701 миллион сумга җитәр, дип көтелә.