Татарстанда карабодайга кытлык юк.

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда карабодайга кытлык юк. Елына бер кешегә 3,5 кг карабодай куллану нормасында республика тулысынча үзен әлеге ярма белән тәэмин итә, диелгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында. Федераль дәүләт статисткасы хезмәтенең территориаль органы мәгълүматлары буенча, Казанда карабодай ярмасына уртача ваклап сату бәясе 5 ноябрьгә килограммы 30,89 сум тәшкил иткән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, 0,2 процентка түбәнрәк. Моннан тыш, 6 сентябрьдән башлап республиканың шәһәрләре һәм район үзәкләрендә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодай  килограммы 25-28 сумнан сатыла.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International