Иҗатын югары бәяләделәр.

2014 елның 14 ноябре, җомга

Татарстан Язучылар берлегенең әлеге бәйрәмгә аксакал шагыйребез Чыңгыз ага Мусинны чакыруы юкка гына түгел иде. Чыңгыз ага быел Саҗидә Сөләйманованың кызыксындыру премиясенә лаек булды. Хөрмәтле шагыйребез, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әлеге тантанада катнаша алмады. Чыңгыз аганы әлеге дәрәҗәле премиягә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аның яңа иҗат җимешләрен көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International