- Сезнең районга инвестор килгәнгә 9 ел вакыт узды. Шуның сигез елында агрофирма белән Илгиз Хәйдәрович җитәкчелек итте. Бу еллар эчендә Әгерҗе районы терлекчелек, игенчелек, сөтчелек өлкәсендә матур гына уңышларга иреште. Бүген күп кенә күрсәткечләр буенча сез республикада беренче унлыкта икән, монда җитәкчегезнең дә, сезнең дә өлеш зур, – дип, ширкәт хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен җиткерде Иван Егоров. Авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Илгиз Салиховка холдингның алтын күкрәк билгесен тапшырды.
Район башлыгы Валерий Макаров та Илгиз Салиховка Рәхмәт хаты һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.
– Республика, район җитәкчелеге, кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләремнән башка мондый уңышларга ирешү мөмкин булмас иде. Шуңа олы рәхмәтемне кабул итегез, – диде Илгиз Хәйдәрович җавап чыгышында.