Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әйдәгез, газиз әниләрегезнең сезне тәрбияләп үстергән яшь чагын, аның үгет-нәсыйхәтләрен, кадерле кешегезнең яраткан шөгылен, ул яратып әзерли торган тәмле ризыкларын искә төшерегез. Күңел түрегездә балачагыгыз, үсмер елларыгызда әниегез белән бәйле матур, кызыклы хатирәләр дә сакланадыр.
Әниегезнең яшь чагында ялгызы яки сезнең белән төшкән фотосын да җибәрергә онытмагыз. Хатларыгызны 25 ноябрьгә кадәр почта аша яки agr-vesti@mail.ru электрон адресына язып җибәрегез.