Бер суыта, бер җылытып җибәрә - быелгы көздә һава торышы бик тотрыксыз булды. Мондый табигать «кыланышлары» нәтиҗәсендә сулыклардагы боз катламы бер калынлыкта ката алмады. Димәк агымдагы боз кату чорында сулыклар кешеләр гомере өчен аеруча зур куркыныч чыганагы. Аяныч нәтиҗәләр үзен көттереп тормады.
Балыкка алмаштырган гомер
Быел боз ката башлаганнан бирле – 26 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстан сулыкларында 9 кешенең гомере өзелде, шуларның 7се боз астына китү нәтиҗәсендә. Һәлакәтләр Казан, Яшел Үзән, Әгерҗе һәм Актаныш районнарында булды. Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш инспекторы Илһам Насыйбуллин сүзләренчә, үз ваемсызлыгы аркасында бакыйлыкка күчүчеләр саны тагын да күбрәк буласы булган – Чистай, Яшел Үзән, Тукай районнарында боз астына киткән 4 кешене коткарып кала алганнар.
- Кеше авырлыгына чыдар өчен боз кимендә 7 сантиметр калынлыкта – зәңгәрсу-яшькелт төстә булырга тиеш. Бүгенгә Кама, Казансу, Зөя елгаларында боз калынлыгы нибары 1-4 сантиметр, Ыкта һәм Зәй сусаклагычында 2-6 сантиметр, Карабаш сусаклагычында 0-2 сантиметр калынлыкта. Шуңа да балыкчылар, араны кыскартырга омтылучы җәяүлеләр һәм машинада бозга чыгучылар үз иминлеген куркыныч астына куя, - дип Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш инспекторы Илһам Насыйбуллин республика халкын көзге боздан ерак торырга чакыра.
Быел 7 сантиметрдан да юкарак бозга кергән өчен административ штраф та кертелгән. Элегрәк мондый сансызларга кисәтүдән башка чара күрә алмыйлар иде. Быелның июнендә хокук сакчыларына юка бозга чыккан гражданнарга – 1,5-2 мең, вазыйфаи затларга – 5-7 мең, ә юридик затларга 50-70 мең сум штраф салу хокукы бирелде. Кисәтү чаралары, аңлату эшчәнлеге ярдәм итмәгәч, балыкчыларны кесәләренә чиертеп булса да, акылсыз гамәлләрдән коткарып калырга омтылыш инде бу. Түбән Кама районында административ хокук бозу турында ике протокол төзергә дә өлгергәннәр. Әмма Илһам Насыйбуллин сүзләренчә, күпләр мондый җаваплылыктан качу ысулларын куллана. Әйтик, “Боз калынлыгын үлчәмәдем мин” дип акланып котыла. Әмма штраф бер хәл – ваемсызлык өчен гомерләре белән түләргә туры килмәсен, диясе килә.
Боз кичүләре артачак
Билгеле, кыш җитү белән тиешсез урыннарда оештырылган боз кичүләре белән көрәшергә туры килә. Кама һәм Идел елгасы аша ел да дистәгә якын законсыз машина юлы барлыкка килә. Техниканың боз астына китү очраклары шулай ук теркәлеп тора.
Билгеләнмәгән урыннарда боз кичүләре булдырмау җирле узидәрә органнары җитәкчеләренә йөкләнгән. Илһам Насыйбуллин сүзләренчә, бүгенге көндә мунициапаль берәмлекләр һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә аншлаглар һәм вакытлы коткару постлары оештыру турында 142 тәкъдим-хатлар җибәрелгән. 37 муниципаль берәмлек чаралар күрелгән дип хисап тоткан.
Тиешсез урыннарда бозга төшү урыннарында чикләүләр кую Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш районнарында актив алып барыла. Әмма моңа салкын караучылар да бар икән. Шулай ук, күрелгән чараларга да карамастан, ел саен диярлек 8 рәсми булмаган боз кичүе борчу тудыра. Шул рәвешле Лаеш, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай, Алабуга районнарында кеше гомерләре куркыныч астына куела.
Гадәттә, республикабызда ел саен 4 рәсми боз кичүе оештырыла. Яшел Үзән - Түбән Карамалы, Мамадыш районында Соколки авылы - Яңа Закамский поселогы, Мамадыш районының Покровское – Түбән Кама районының Кызыл Чишмә авыллары, Югары Ослан белән Казанның Аракчино торак пунктын якынайтучы боз кичүләре декабрь ахыры-гыйнвар башында ачыла. Быел тагын бер боз кичүе барлыкка киләчәк. Спас районының Болгар шәһәреннән алып Кама Тамагының Сөйке авылы арасы якынаер дип көтелә.
Ел башыннан Татарстан сулыкларында 149 гадәттәнтыш хәл теркәлгән - 133 кеше үлгән, 56 кешене коткарып кала алганнар. Узган елда шул ук вакыт аралыгында 174 фаҗигале очрак булган - 178 кеше үлгән, 21 кеше исән калган.
2012-2013 елның кышкы чорында сулыкларда 5 күңелсез хәл күзәтелгән, 5 кеше һәлак булган, 1 кешене коткарып кала алганнар. Узган елның кышында боз астына китү нәтиҗәсендә 13 кешенең гомере өзелгән. 4 очракта машиналар боз астына киткән.
2011 елның көзендә ике гадәттән тыш хәл булган: ярдан аерылган боз өстендә бер очракта – 202, икенчесендә 168 балыкчы агып киткән. Бәхеткә, бу очракларда бар кеше дә исән-имин калган.