“Халык инспекторы” кушымтасының төп максаты - республикада юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау. Аның төп үзенчәлеге – юл хәрәкәтендә катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга тап булсалар, аларны видеога төшереп, ЮХИДИ идарәсенә юллый. Шул рәвешле, алар полиция хезмәткәрләренә зур ярдәм күрсәтә.
Әлеге кушымта татарстанлыларда зур кызыксыну уяткан икән. Ай ярым эчендә кушымта аша ЮХИДИ идарәсе вәкилләренә 319 мәгълүмат килеп ирешкән. Аларның барысы да полиция вәкилләре тарафыннан яхшылап тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 98 мөрәҗәгать урынлы дип табылган һәм ЮХИДИ идарәсенең район бүлекчәләренә юлланган.
- Мөрәҗәгатьләрнең кайберләрен кире кагарга туры килде. Кагыйдә буларак, андый видеоларда машинаның дәүләт номерлары яки юл билгеләре күренми. Видеоның сыйфаты начар булу да мөрәҗәгатьнең кире кагылуына китерергә мөмкин, - дип белдерәләр Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында.
Шуңа күрә, кушымтаны әзерләүчеләр видео төшерер алдыннан махсус кагыйдәләр белән танышырга киңәш итә. Аларны кушымта эчендә табарга мөмкин.