Евгений Кузнецов һәм Татпотребсоюз рәисенең беренче урынбасары Олег Земсков икмәк-азык комбинатында булдылар. Биредә җитештерелә торган продукцияләр күргәзмәсен кызыксынып карадылар, Әгерҗе икмәк-күмәч әйберләренең сыйфатына югары бәя бирделәр. Кунаклар Тирсәдәге “Барысы да йорт өчен“ кибетенең эше белән дә танышып чыктылар.
Мәскәү кунагы Әгерҗе райпосының эшчәнлеген уңай яктан бәяләде, халыкка заманча хезмәт күрсәтү буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде.