Суд приставы сезгә килә.

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Исегезгә төшереп үтәбез, эшмәкәрләр 2014 ел өчен мәҗбүри пенсия һәм мәҗбүри медицина страхованиесе взносларын быелның 31 декабренә кадәр түләргә тиеш. Пенсия страхованиесенә взнос суммасы –17328,48, медицина страхованиесенә – 3399,05 сум.
Әгәр эшмәкәр 2014 ел өчен салым органына отчет бирмәсә,  Пенсия фондында керем турында мәгълумат булмый. Ул чагында Пенсия фондына страховой взнос сигез минималь хезмәткә түләү (МРОТ) күләмендә булачак: 138600 сум.
Әгәр сез шәхси предприятиегезне ябарга җыенсагыз да салым декларациясен тапшыру мәҗбүри. Декларация тапшырмыйсыз икән, Пенсия фонды сездән страховой взносны 138600 сум күләмендә таләп итәчәк.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеген туктаткан эшмәкәрләрне салым органында исәптән төшәргә чакырабыз. Ябылып та исәптән төшмәсәгез, взнос буенча бурычыгыз җыелачак.
Суд приставлары бурычларын ирекле төстә түләмәгәннәрнең милкенә, хезмәт хакына, пенсиясенә арест салачак. Мондый күңелсез хәлләргә тарымас өчен, Пенсия фонды идарәсе җитәкчелеге пенсия һәм медицина страхованиесе взносларын вакытында түләү юлын эзләргә чакыра.

БЕЛЕШМӘ
Әгерҗе районында 207 эшмәкәр теркәлгән.
294 эшмәкәрнең мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе взносы буенча бурычы 11 миллион 690 мең сумга җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International