Чит ил кунаклары да таң калды.

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Сессиягә 35 илдән 167 эксперт килгән иде. Дүрт көн дәвам иткән киңәшмәдә  урманнарның ил экономикасына керткән өлеше, урман хуҗалыгы продукциясенең Россия һәм дөнья базарындагы урыны һәм башка мөһим темаларга кагылышлы фикер алышулар булды.

Моннан тыш, Саба селекция-орлыкчылык үзәгендә табигать байлыкларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Кошлар һәм җәнлекләрнең уникаль сөкәтләре (чучело), табигый байлыклар урнаштырылган беседка яныннан чит ил кунаклары битараф кына узмадылар. Аларның күбесе әлеге җәнлек һәм кошлар янына басып истәлеккә фотога да төште. Заказник территориясеннән җыелган җиләк һәм гөмбәләр, экологик чиста бал да алар күңеленә хуш килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International