Каты куллылар – янә пьедесталда.

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Чираттагы ярышта – Түбән Новгородта Идел буе федераль округы буенча узган бәйгедә дә әгерҗелеләр көндәшләрен таң калдырдылар. Безнекеләр әлеге олы бәйгедә 11 медаль яуладылар.

18 яшькә кадәргеләр арасында Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина – беренче урында. Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева, Тирсәдән Гүзәл Тимербаева, спорт мәктәбеннән Эльвира Ямалетдинова – икенче, Ләйсән Гобәева, Рузилә Шаһиева, Раил Кәрәмиев өченче урын алдылар.

21 яшькә кадәргеләр белән кул көрәштергән Жирайр Габриелян да пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Шушы ук категориядә һәм хатын-кызлар арасында Көчек авылы кызы, хәзер Чаллы командасы өчен көч сынашучы Миләүшә Гыймранова да ике тапкыр өченче урынга лаек булды. Шәкертләре белән бергә тренер Руслан Закиров та бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Һәм ир-егетләр арасында өченче урын алды.

Бу егет-кызларның барысы да Россия чемпионатында катнашу хокукы алдылар. Анда да уңышлы чыгыш ясап, алар Әгерҗе данын еракларга танытырлар дигән өмет зур.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International