Законнар турында интернетта фикер алышу башланды.

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Әлеге сайт республика халкына “законнар язу” эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеге бирә. Парламент вәкилләре тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән закон проектларының барысы да Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнаштырыла. Теләге булган һәркем әлеге документлар белән таныша ала. Әгәр дә аның канун проекты буенча теләк-тәкъдимнәре бар икән, алар турында хәбәр итү өчен  http://open2.tatar.ru/documents/  сылтамасы аша “Закон проектлары турында фикер алышу” бүлеген ачарга кирәк...

Ниһаять, шушы көннәрдә әлеге сайтка Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән закон проектлары урнаштырылды. Араларында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар белән бәйле законга үзгәрешләр кертү һәм алкоголь продукциясе сатуның вакыты, шартлары һәм урыннарына карата яңа чикләүләр турындагы  проектлар да бар. Билгеле булганча, нәкъ менә әлеге ике закон халыкта аеруча зур шау-шу уяткан иде. Шул рәвешле, хәзер теләге булган һәркем әлеге порталга кереп, закон проектлары турында үз фикерен калдыра ала. Әлеге тәкъдимнәрнең  барысы да документны икенче укылышта карау өчен әзерләнгән вакытта исәпкә алынырга тиеш.

Сайтка исә Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайты аша керергә мөмкин. Тиешле бүлекчә сайтның уң ягында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International