Тиздән 90 яшен тутырачак Сания апа – безнең районда Белоруссияне немецлардан азат итүдә катнашкан бердәнбер ветеран. Хәрби комиссар хөрмәтле ветеранга сугыш елларын хәтерләткән өчпочмаклы хат та тапшырды. Белоруссия Президенты Александр Лукашенко әлеге хатта Сания апа Камалиевага туган Ватанын фашистлардан азат итүдә катнашканы өчен тирән хөрмәтен һәм рәхмәт белдергән.