Ана капиталына автомобиль дә сатып алырга мөмкин булачак.

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте Хезмәт министрлыгына һәм башка ведомстволарга  ана капиталын автомобиль сатып алуга сарыф итү мөмкинлеген карарга йөкләгән. Бу эшне алар  2015 елның 12 февраленә кадәр башкарып чыгарга тиеш. Бүгенге көндә ана капиталын гаиләнең торак шартларын яхшырту, балага белем бирү һәм ананың хезмәт пенсиясенең җыелма өлешен формалаштыру өчен кулланып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International