Моның өчен почта элемтәсе бүлекчәләрендә “Кыш бабай котлавы“ хезмәтенә заказ бирергә, Кыш бабайны туган көне белән котлап кулдан открытка ясарга, шуңа “Кыш бабай котлавы“ хезмәт квитанциясенең копиясен һәм телефон номерыгызны язарга, открытканы конвертка салып, үзегез турында тулы мәгълүмат язып, 420111, Казан, Рәхмәтуллин урамы, 3 йорт, 210 кабинетка җибәрергә кирәк. Иң оригиналь открытка ияләрен бүләкләр көтә.