Киләсе елда беренче эш көне - 12 гыйнвар.

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә Россия халкы 1сеннән 6сына кадәр һәм 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк – бу көннәргә Яңа ел каникуллары туры килә. Моннан кала, 7 гыйнварда Христос Раштуасы туры килә. 3-нче гыйнвар ял көне 9-нчы гыйнварга күчерелә, ә 10 һәм 11 гыйнвар көннәре ял көннәре булып тора. Шулай итеп, 12 гыйнвар 2015 елда беренче эш көне булып тора.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының реконмендация хатында билгеләнгән вакытка яраклаштырып, мәктәп укучыларын Яңа ел бәйрәмнәрендә ике атналык каникуллар көтә: 29-нчы декабрьдән алып 11 гыйнварга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International