Раушания ӘСКӘРОВА, Исәнбай авылы:
– Улыбыз Руслан ноябрьдә армия сафларына киткән иде. Әле бер ай да узмады, ирем Рәшит белән Руслан хезмәт итә торган частька – Воронежга барып кайттык. Телефоннан сөйләшкәндә солдат улыбыз присяга кабул итә торган көнне әйткән иде, без уйлаштык та үзенә әйтмичә генә юлга кузгалдык. Поезддан төшүгә частька юнәлдек. Солдатлар тезелешеп басканнар, күбесенең әти-әниләре килгән. Шулвакыт Руслан безне күреп алды да, елмаеп җибәрде. Аның өчен бу сюрприз әйтеп бирә алмаслык зур сөенеч булды. Тантаналы өлеш беткәннән соң, улыбыз белән кочаклашып күрештек, фотосурәткә төштек, рәхәтләнеп сөйләштек. Ул хезмәт итә торган часть белән дә таныштык. Кич белән Норлат якларыннан солдат уллары янына килгән әти-әниләр белән бергәләп поездга утырып кайтып киттек. Улыбызны күреп, хәрби часть белән танышкач күңел тынычлангандай булды.
Редакциядән: газетаны басарга әзерләгәндә Русланның Ростов өлкәсе Морозовск шәһәрендәге частька күчерелүен хәбәр иттеләр.
Камил АБЗАЛИЕВ, Биектау авылы:
– Кыш җитүен миннән дә ныграк көтеп алучы бар микән? Декабрьдән мартка кадәр мин телевизордан рәхәтләнеп биатлон карыйм. Узган ялларда Дөнья Кубогы кысаларында Австриянең Хохфильцен шәһәрендә барган ярышларда Россия биатлончыларына көч бирдем. Бигрәк тә эстафета мавыктыргыч булды. Ир-егетләребез, бары бер генә “промах“ ясап, алтын медаль яуладылар. Россия җыелма командасында иң яшь биатлончылар Максим Цветков, Тимофей Лапшин, узган ел Олимпиадада шушы төр буенча алтын медаль яулаган тәҗрибәле Дмитрий Малышко, Антон Шипулинга “афәрин!“. Икенче урында килгән Франция биатлончыларын алар 20 секундка артта калдырдылар.
Кызларыбыз да беренчелеккә чыкканнар иде, әмма соңгы этапта чапкан Екатерина Глазырина “промах“лар ясап, финишка сигезенче булып кына килде. Ә менә икенче көнне “гонка преследования“да Катя хатасын төзәтте: ул көмеш медаль яулады. Менә шулай Россия командасы биатлончыларына көч биреп, аларның җиңүләренә куанып уздырам мин көннәрне.