Урамыгызда ут янамы?

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Хәзер көннәр кыска, бик тиз караңгы төшә. Урамнардагы, мәйданнардагы утлар расланган график нигезендә кабынырга тиеш. Әмма көзен һәм кышын бу график еш кына бозыла.

Хәзер Әгерҗе урамнарын зур калалардагы кебек матур утлары белән балкып торучы итеп күрәсе килә. Яңа кагыйдәләрдә биналарны ут белән яктыртып зәвык белән бизәү төп таләп итеп куелды. Шәһәребездә “Пятерка“ сәүдә йорты, финанс-бюджет палатасы биналары, әнә шулай, матур утлары белән ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Башка учреждение-оешмалар да алар үрнәгендә утлар белән балкып торса, шәһәребез урамнарына үзгә бер ямь керер иде.

Шәһәр халкыннан еш кына подъезд алларында караңгы булуы турында моң-зар ишетергә туры килә. Хәзер шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр нигезендә подъезд алларындагы лампочкалар урамдагы ут белән бервакытта янарга тиеш.

Әгәр сезнең урамда, подъезд алдында лампочка сафтан чыккан икән, яңа кагыйдә буенча аны 10 тәүлек эчендә алыштыру каралган. Бу турыда 22085 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Әгерҗе шәһәрен Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне административ җаваплылык көтә.  Учреждение һәм оешма җитәкчеләренә – 15-30 мең, юридик затларга 200-500 мең сум күләмендә штраф каралган.

Александр ШАМШУРИН,

административ комиссиянең җаваплы секретаре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International