Ленар Нургаянов1985 елда Тирсәдә туа.
2007 елда Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең авыл хуҗалыгын механизацияләү факультетын тәмамлый.
Хезмәт юлын Әгерҗе районында агрофирманың дуңгызчылык комплексы идарәчесе вазифасында башлый. 2012 елдан агрофирманың төзелеш эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде.
Ленар Фәрид улы өйләнгән, җәмәгате Эльза белән ике бала тәрбиялиләр.