Киләсе елдан пенсия исәпләүдә бик зур үзгәрешләр көтелә. Яңа закон нигезендә балл системасы кертелә. Бүгенге көндә картлык пенсиясенең ни рәвешле формалашуын аңлау шактый авыр. Яңа пенсия формуласы буенча исә, һәркем бик җиңел генә лаеклы ялда алачак сумманы исәпләп чыгара алачак, ди Татарстан буенча Пенсия фонды җитәкчесе Марсель Имамов.
Яңа елдан хезмәт пенсиясе дигән төшенчә, гомумән, юкка чыгып, иминият пенсиясе дигәне генә калачак. Бу очракта эш бирүче Пенсия фондына күчерүче кертемнәрнең мөһимлеге арта. Нәкъ шуннан чыгып, кирәкле баллар җыелачак бит. Димәк, “ак” хезмәт хакы алучылар ота.
Яңа кагыйдәләр буенча, иминият пенсиясенә дәгъва итү өчен хезмәт стажы 15 елдан да ким, ә тупланган баллар күләме 30дан да әзрәк булмаска тиеш. Әмма бу шартлар кискен кертелмиячәк. Ел саен стажга һәм җыелган баллга таләпләр 1гә артып барачак. Әйтик, киләсе елда – минималь стаж 6 ел, 2016 елда — 7 ел, 2017 — 8 ел булып, 2025 елда 15 елга җиткереләчәк. Шулай ук тупланган баллар күләме дә – 2015 елда – иң кимендә 6,6 балл таләп ителсә, 2025 елга – 30 балл җыярга кирәк булачак.
Әмма билгеләнгән хезмәт стажы яки баллар тупламаган картларны да дәүләт бер тиенсез калдырмаячак. Андый кешеләргә социаль пенсия түләнәчәк. Бүгенге көндә ул 6 мең сум тирәсе. Татарстанда уртача пенсия исә 11 мең сумнан артык.
Шулай ук пенсия яшен арттыру турында да күптән сүзләр йөрде. Әмма яңа пенсия реформасы андый кискен адымнарны күздә тотмый. Хатын-кызлар лаеклы ялга элеккечә 55 яшьтән, ир-атлар – 60тан чыга. Шулай да киләсе елдан тормышка ашырыла башлаячак система гражданнарны мөмкин кадәр соңрак пенсиягә чыгарга өнди. Яңа тәртипләр буенча лаеклы ял яшенә җитеп тә пенсия алырга мөрәҗәгать итмәүчеләрнең пенсиясен исәпләүдә югарырак коэффициентлар кулланылачак, димәк, аның күләме дә зуррак булачак.
- Бу үзгәрешләр 2015 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгучыларга карата кулланылачак. Ә хәзерге пенсионерлар өчен берни үзгәрми. Дөрес, пенсияләре яңа формулага көйләнәчәк, әмма алар кимемәячәк, кайберләренеке артуы да ихтимал әле, - ди Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе Марсель Имамов.
Шулай ук Татарстан буенча Пенсия фонды җитәкчесе пенсия белән бәйле башка үзгәрешләргә дә тукталды. Марсель Имамов билгеләп үткәнчә, пенсияләрне дәүләт тарафыннан өстәп финанслау программасына керү мөмкинлеге 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылган, ә беренче кертемне 2015 елның 31 гыйнварына кадәр ясарга була. Бүгенге көндә Татарстанда бу программада 214 мең кеше катнаша, алар шул рәвешле 1,5 миллиард сумга якын акча күчергән.
Быелның азагына кадәр бу программага кермәгәннәргә инде үз пенсиясен арттыру мөмкинлеге бирелмиячәк. Программада катнашучыларга исә 10 ел дәвамында дәүләт кертемнәрне икеләтә арттырып барачак.