Кыш бабай бәйрәмгә чакыра.

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

3нче шәһәр мәктәбенә районыбызның иң сәләтле, мәдәни, спорт тормышында иң актив балалары Чыршы бәйрәменә җыела.
25 декабрьдә  район Мәдәният сараенда көндезге сәгать 12 дә күп балалы һәм Украинадан кайткан гаиләләрдәге балалар, 3нче мәктәп базасында сәгать 3тә матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм ятим балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә рәхәтләнеп күңел ачу көтә.
26 декабрьдә көндезге сәгать 12дә “Авангард“ Яшьләр үзәгендә инвалид балалар өчен Чыршы янында күңелле тамаша булачак.
Спорт сөюче малайлар 24-25 декабрьдә сәгать 3тә 1нче гимназиядә мини-футбол буенча Яңа ел турнирында катнашачаклар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International