Алексей КРАСИЛЬНИКОВ, Тирсә мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:
– Узган якшәмбе күңелемдә матур хатирәләре белән бик озак сакланыр әле. Мәктәбебездән бер минем генә Казанга – Президент Чыршы бәйрәменә барачагымны әйткәч, башта ышанмый тордым. Яхшы укуым, спорт ярышларында актив катнашуым белән бу бәхеткә ирешкәнмендер инде. Әгерҗе районыннан мондый бәхет 31 укучыга елмайды. Ә Татарстанның төп Чыршы бәйрәменә республикабыздан 7 меңнән артык укучы җыелган иде.
Казанда “Татнефть-Арена“га керү белән могҗизалар иленә аяк баскан кебек тоелды. Шундый зур фойеда безне әкият геройлары каршы алдылар. Сәхнәдә йөздән артык артистның бәйрәм тамашасы күрсәтүен тын да алмый карадык. Алар безне дә биетеп алдылар. Бәйрәмгә кунак булып килгән Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафинның да балаларга кушылып биюен күреп “телсез“ калдык. Минем тизрәк “тере“ Президентыбызны күрәсем килә иде. Менә безне котларга дип Рөстәм Миңнеханов чыкты. Аның шундый гадилеге, балаларны яратып сөйләве ошады. Суда батучы нәниләрне коткарган өчен безнең кебек үк өч малайның Президент кулыннан бүләк алуына ничек сокланмыйсың да, ничек кызыкмыйсың инде?!
Казаннан төнлә генә кайтсак та, иртән үк мәктәпкә барып, дусларыма әлеге бәйрәм, Президентыбыз турында сөйләргә ашыктым.
ИЛСУР, Әгерҗе шәһәре:
– Җәмәгать, сизәсезме, илдә ябыгу эпидемиясе бара. Бигрәк тә тулы гәүдәле хатын-кызлар, и-и, хыялланалар нәфис булу турында. Ләкин физик күнегүләр ясамасаң һәм тренажерда шөгыльләнмәсәң, ашау нәфесен тыя алмасаң ябыгу теләгеңнең нәтиҗәсе ... нуль. Мин дә ябыгу турында хыяллана идем. 80 килолы ыспай гәүдәле егет идем бит заманында. Ничә тапкырлар физик күнегүләргә тотындым, майлы, баллы ризыклардан, кичке алтыдан соң ашаудан баш тартып караган булдым. Интернет аша ябыктыра торган үләннәр дә алдырдым. Ләкин ихтыяр көчем җитми. 1-2 ай түзәм дә, ач торганчы ашап үлүең хәерле дип тагын майлы иткә, үзем кебек кабарган пончикларга күчтем. Симертүдәге үгезмени, 130 килога җиттем. Иелеп ботинка бавын бәйләү, оекбаш кию, хәтта өченче катка баскычтан менү газапка әйләнде, аяклар авырта башлады. Кибеттә кызыккан киемнең миңа ярардай үлчәмен таба алмый интегә башладым.
Җитте, болай булмый дип, ябыгырга дигән ныклы карарга килдем. Тренажер сатып алдым, күнегүләр ясыйм, танышлар күрмәсеннәр дип һәр кич кеше аз йөри торган урамнардан бер сәгать әкрен генә йөгереп кайтам, кар яву белән чаңгыга бастым. Ашауны якынча 50 процентка киметтем. Яшермим, рәхәт түгел мондый режимга күчү. Әмма гәүдә авырлыгы бер килога кимү белән үземә рәхәтрәк була башлады. Ике ай шулай шөгыльләнгәннән соң күпмегә кимедең диегез, 8,5 килога. Менә шуңа сөенеп йөрим әле. Үз алдыма 90 килога калу бурычын куйдым. Менә шул максатыма ирешә алсам, “Әгерҗе хәбәрләре“ндә 140 килолы һәм ябыккач төшкән фотомны чыгарырсыз әле, яме. Ябыгу рецепты белән дә уртаклашырмын. Ә хәзер йөгерергә чыгып киттем...
Гәүһәрия ШӘЙМӘРДАНОВА, Девәтернә–Әгерҗе:
– Тумышым һәм күңелем белән дә авыл баласы мин. Әмма лаеклы ялга чыккач күчмә кошлар кебек гомер кичерәм. Иртә язда кошлар белән бергә авылыма кайтып китеп, көзен бакча эшләрен төгәлләп Әгерҗедәге фатирыма киләм.
Авылда әнием яшәгән йорт хәзер дә барыбыз өчен дә бик кадерле. Читтә яшәүче сеңелләрем дә, “әле ярый, апа, сагынып кайтырга син туган йортның утын сүндерми саклыйсың“, диләр. Әле кышның башы гына булса да тизрәк язлар җитүен көтәм. Узган атнада Сарман районы Җәлил бистәсендәге санаторийда дәваланып кайттым. Барысы да бик ошады. Мөмкинлегегез булса, әлеге санаторийга сез дә барыгыз, һич үкенмәссез.