Күпләрегез Ижаудагы “Регина“ ширкәтенең “БАРС“ такси хезмәтеннән бик теләп файдалана. Әгерҗе – Ижау арасында бу такси хезмәтенең уңайлы автобуслары ярты сәгать саен йөреп тора. Хәзер бу автобуслар социаль яклау бүлеге (элекке поликлиника) бинасы каршындагы мәйданнан кузгалып китә һәм Ижаудан килгәндә шунда кайтып туктый.
12 январьдан шәһәребез урамнарында “БАРС“ның микроавтобуслары “Вокзал – Зур базар“ һәм “АЗСМ (кирпичка) – Зур базар“ маршрутлары түбәндәге расписание буенча буенча йөри башлый:
7.00, 7.40, 8.30, 12.00, 12.50, 17.15, 18.00 сәгатьләрдә кузгалып китәчәк.
“ВОКЗАЛ – ЗУР БАЗАР“ маршрутында тукталышлар: Вокзал – Башня – Райпо – Саклык банкы – Социаль яклау бүлекчәсе – Базар – Социаль яклау бүлекчәсе – 3нче мәктәп – Янгын часте – Вокзал.
“АЗСМ – БАЗАР“ маршрутында тукталышлар: АЗСМ – “Стройка“ кибете – Мәчет – Янгын часте – Саклык банкы – Социаль яклау бүлекчәсе – Базар – Социаль яклау бүлекчәсе – 3нче мәктәп – Янгын часте – “Аист“ кибете – АЗСМ.
Билет бәясе – 15 сум. “БАРС“ автобуслары сезгә хезмәт күрсәтә!