РАЙОН МӘДӘНИЯТ САРАЕНДА
3 январьда 21 сәгатьтә яшьләр өчен дискотека.
5 январьда 17 сәгатьтә мәктәп укучылары өчен күңел ачу кичәсе.
8 январьда 14 сәгатьтә “Мечта“ театр студиясенең “Раштуа әкияте“.
10 январьда 11 сәгатьтә Анна Ахматова әдәби композициясе.
“АВАНГАРД“ ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ
3-11 январьда 14 һәм 18 сәгатьләрдә нәфис фильмнар.
4-6, 8, 10 январьда 19 сәгатьтә өстәл уеннары.
11 январьда 18 сәгатьтә “Ужаслар киче“
5 һәм 9 январьда тарих музеенда Яңа ел кич утырулары.
БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕ
6 январьда 11 сәгатьтә 2-4 сыйныф укучылары өчен “Кышкы урманга сәяхәт“ күңел ачу программасы.
9 январьда 11 сәгатьтә 3-6 сыйныфлар өчен “Кар патшалыгында кунакта“ балалар иртәсе
МӘКТӘПТӘН ТЫШ ЭШЛӘР ҮЗӘГЕ (ЦВР)
2 январьда 9-12 сәгатьләрдә“Әкияттә кунакта“ уен программасы.
5 январьда 9-12 сәгатьләрдә мәктәп яны лагерьлары балалары өчен мастер-класс.
6 январьда 9-12 сәгатьләрдә “Бию батлы“.
9 январьда 9-12 сәгатьләрдә 4нче мәктәп спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар“.
БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРҮ-САВЫКТЫРУ ҮЗӘГЕ (ДООЦ)
5 январьда сәгать 10 да 2нче мәктәп спорт мәйданчыгында кышкы спорт уеннары.
6, 7 январьда 4нче мәктәп спорт мәйданчыгында мини-футбол ярышлары.
8 январьда сәгать 10да 2нче мәктәптә, 13 сәгатьтә стадионда өстәл теннисы ярышлары.
БОЗ САРАЕ
3-10 январьда 15-22 сәгатьләрдә тимераякта шуарга килегез.
3 январьда 11 сәгатьтә Әгерҗенең җыелма командалары арасында ачык хоккей турниры.
3-11 январьда 9-20 сәгатьләрдә “Әтиләр“ һәм “Балалар“ хоккей командалары арасында дусларча очрашулар.
2-11 январьда “Орешник“ ял паркында чаңгыда йөрүләр. Чаңгыларны прокатка алырга була.
ххх
Кышкы каникулларда балаларыгыз өйдә телевизор йә компьютер каршында гына утырмасыннар, яшьтәшләре белән бергәләп ялларын файдалы, кызыклы уздырсыннар.