2 февраль көнне Тәбәрле авылы мәдәният йортында гражданнар җыелышы узды

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2 февраль көнне Тәбәрле авылы мәдәният йортында гражданнар җыелышы  узды.  Гражданнар  җыелышында  Тәбәрле авыл җирлеге территориясендә урнашкан Тәбәрле авылы,  Яңа-Аккуҗа авылы, Мукшур һәм Сокман авылларында  яшәгән халыклар  һәм  Әгерҗе районы башлыгы В.В. Макаров, Әгерҗе районы буенча  төрле оешмалардан җитәкчеләр, белгечләр катнашты. Җыелышның көн тәртибе буенча Тәбәрле авыл җирлегенең 2014 елда эшләгән эшләренә авыл җирлеге  башлыгы М.М.Харасов  нәтижә ясады. Халык җыелышта актив катнашты, үзләренең уй-фикерләре белән чыгышлар ясадылар, житәкчеләргә төрле сораулар белән  мөрәҗәгать иттеләр. Халыкның бүгенге көндә бигерәктә борчыган сорауларының берсе:  авыл урамнарынын юлларын төзекләндерү, авыл урамнарын яктырту, янгын-куркынычсызлыгы  чараларынын начар булуы  булды.

Гражданнар җыелышында район Башлыгы В.В.Макаров чыгыш ясады, ул үзенең чыгышында районда эшләгән эшләргә тукталды, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Әгерҗе районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсе житәкчесе Д.Г.Гатауллин  - «2014 ел узып китте, начар  ел булмады, чөнки без бу елны бик яхшы гына уңыш алдык, кышлату өчен житәрлек печән, салам, ашлык хәзерләдек  һәм  терлекләрне кышлату чорын уңышлы гына алып барабыз. Сөт  саву буенча безнең район республикада 7 урынга  кутәрелде», диде. Яшьләргә, авылларда калган  яшь белгечләргә, яшь семьяларга льготалар турында сөйләде,  студентлар укып бетергәч авылларга эшкә кайтканда биш мең сум бюджеттан  зарплатага акча өстәләчәген,  авылларга эшкә кайткан специалистларга йорт салу өчен субсидияләр биреләчәген белдерде.

Җыелышта полиция участковые  Р.Р.Насибуллин  үзенең чыгышында халыкка һәрвакыт уяу булырга, сак булырга өндәде, сыйфатсыз товар сатып йөргән кешеләргә  алданмаска, телефоннан ялган хәбәрләр килгәндә куркып калмаска, полиция булегенә хәбәр итүләрен сорады.

Гражданнар  җыелышы авыл җирлегенең эшен канәгатьләнерлек дип белдерде.

Җыелыштан соң халык авыл үзешчәннәре тарафыннан куелган  концерт  карап  таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International