Районнан килгән төрле тармак җитәкчеләрен дә халык зур кызыксыну белән тыңлады. Район азык-төлек идарәсе җитәкчесенең чыгышы аеруча авыл халкы өчен мавыктыргыч булды. Юл-торак мәсьәләләре, райондагы еллык үзгәрешләр,үсешләр буенча район Башлыгы урынбасары чыгышы да үтемле иде.
Шулай ук район хәрби комиссариат җитәкчесе сугышчы- интернационалистлар-әфганчыларга дәрәҗәле медальләр тапшырды. Бүгенге көндә Ватан алдында хәрби бурычын үтәүче авылдашыбызның хезмәт итә торган урыныннан килгән командирның Рәхмәт хатын укып, әнисенә тапшырды.
Клуб эче халык белән тулган иде. Чыгышлырны да барлык кеше тиккать белән тыңлады. Быелгы эшлисе эш планы белән канәгать булдылар. Ризалыкларын биреп таралыштылар.