4 февраль көнне Исәнбай авыл мәдәният йортында гражданнар җыелышы булып узды. Гражданнар җыелышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хабибуллин А.Г., Әгерҗе районы башлыгы В.В. Макаров, Әгерҗе районы буенча төрле оешмалардан җитәкчеләр, белгечләр катнашты. Җыелышта Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Сираевның Ф.Ф. 2014 ел эшчәнлегенә отчеты тыңланды. Дәүләт Советы депутаты Хабибуллин Альберт Галимҗан улы, район башлыгы Макаров Валерий Владимирович һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гатауллин Дилүс Гаскәр улы чыгышлар ясадылар. Алар үзләренең чыгышларында республика, район яңалыклары, алда торган бурычлар, төрле программалар белән таныштырдылар.
Район хәрби комиссариат җитәкчесе Галиев И.Н. сугышчы – интернационалистлар- әфганчыларга медальләр тапшырды, бүгенге көндә Ватан алдында хәрби бурычын үтәүче авылдашларыбызга командирларының Рәхмәт хатларын укыды, әти- әниләренә рәхмәт әйтте.
Гражданнар җыелышы авыл җирлегенең эшен яхшы дип белдерде.
Җыелыштан соң халык авыл үзешчәннәре тарафыннан куелган концерт карап таралышты.
Фоторепортажны карарга.