Кадыбаш авылында яшәүче Сәүдә Гали кызы Фатхиева бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котлар өчен төрле шәһәрләрдә яшәүче 5 баласы кайткан, Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы И.Г.Рамазанов үзләренең кайнар котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр.