13 февраль көнне Кадыбаш авыл мәдәният йортында гражданнар җыелышы булып узды.

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

Җыелыш Кадыбаш мәдәният йорты һәм китапханәсе каршында эшләп килүче "Энҗе бөртекләре " драма түгәрәге артистлары тарафыннан сәхнәләштерелгән Әхмәт Исхакның "Кәҗә белән Сарык" тамашасы белән башланып китте.

Гражданнар җыелышында  Әгерҗе районы башлыгы В.В. Макаров, Әгерҗе районы буенча төрле оешмалардан җитәкчеләр, белгечләр катнашты. Җыелышта Кадыбаш  авыл җирлеге башлыгы И.Г.Рамазановның  2014 ел эшчәнлегенә отчеты тыңланды. Район башлыгы Макаров Валерий Владимирович һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гатауллин Дилүс Гаскәр улы чыгышлар ясадылар. Алар үзләренең чыгышларында республика, район яңалыклары, алда торган бурычлар, төрле программалар белән таныштырдылар.

Район хәрби комиссариат җитәкчесе Галиев И.Н.  бүгенге көндә Ватан алдында хәрби бурычын үтәүче авылдашларыбызга  командирларының Рәхмәт хатларын укыды, әти-әниләренә рәхмәт әйтте.

Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы  2014 елда лаеклы ялга чыккан ветераннарны котлады һәм аларга истәлекле  бүләкләр тапшырды. Республика буенча фән олимпиадаларында җиңгән укучыларны: Шайхутдинов И. һәм Закирова Д. аларның укытучыларын сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр, аларга Грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

Фоторепортажны карарга:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International