Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Эсләк һәм Үтәгән авылында медальләр тапшыру тантатансы булып узды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Эсләк һәм Үтәгән авылында бүгенге көндә зур хөрмәткә лаек булган ир-егет  сугыш һәм тыл ветераннарына 70 еллык уңаеннан медальләр тапшыру тантатансы булып узды. "Хәтирә" дип аталган  кичәгә ветераннар барысы да килгән иде. Район башлыгы урынбасары Ришат Тимер улы  матур кызыл канәфер чәчәкләре  тотып килгән иде. Һәр ветеранны зурлап  бүләкләр-медальләр һәм чәчәкләр тапшырды. Чәй табыны артында ветеранарның сөйләшер сүзләре  шактый җыелган иде. Мәктәп балалары бик эчтәлекле чыгыш ясады. Сугышчан җырлар һәм биюләр яңгырады.

Фоторепортажны карарга

Фоторепортажны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International