26 февраль көнне Исәнбай авыл мәдәният йортында “Җирдә тынычлык хакына” дигән кичә булды. Кичәдә тыл ветераннарына тантаналы төстә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләрен район Советы депутаты Ямалиев Илфат Ильяс улы һәм авыл җирлеге башлыгы Сираев Фәнил Фаиз улы тапшырды. Тантаналы өлештән соң тыл ветераннары һәм авыл халкы бәйрәм концерты карадылар.
Авыл җирлегендә бүгенгесе көндә бер Бөек Ватан сугышы ветераны- Тютеев Сәгыйть Фәссәх улы һәм 28 тыл ветераны яши. Сугыш ветераны Сәгыйть Фәссәх улына һәм сәламәтлекләре буенча кайбер тыл ветераннарына юбилей медальләре өйгә барып тапшырылды.
Фоторепортажны карарга: