Кадыбаш авылында сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү кичәсе үткәрелде

2015 елның 8 марты, якшәмбе

6 март көнне Кадыбаш авылында "Ул елларның данлы кайтавазы, еллар үтү белән яңгырар көчлерәк" дип аталган сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү кичәсе үткәрелде. Кичәдә сугыш һәм тыл ветераннарына “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальлләре тапшырылды, алар хермәтенә авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан  җырлар башкарды. Һәр сугыш ветераны турында, ул сугыш вакытында нинди хезмәт башкарган, шул турыда сөйләнде. Мулланурова Айгөл һәм Закирова Ләйсән башкаруында үзәкне өзәрлек итеп сугыш турында шигырьләр сөйләнде.

Үзләре бәйрәм тантанасына килә алмаган 19 ветеранның йортларына кереп авыл җирлеге башлыгы Рамазанов Илфат Гали  улы  аларны котлап юбилей медальләре һәм чәчәкләр тапшырды. Алар арасында иң өлкәннәре – 96  яшьлек тыл ветераны Шәргыя апа Гайнанова.

Бу кичәдә кул көрәше буенча үз категориясендә Россия буенча беренче урынны яулаган авылыбыз, районыбыз горурлыгы - Дөлкарнаева Гөлшат Ромель кызына Кадыбаш авыл башлыгы Рәхмәт хаты һәм үз исеменнән премия тапшырды. Гөлшат спорт мастеры нормасын үтәп кайтты.

Фоторепортажны карарга:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International