Иске Эсләк авыл җирлегендә Әниләр-хатын-кызлар бәйрәме-8 Март уңаенан бик күп чаралар үткәрдек. Үтәгән авылы мәдәният йортында "Хатын-кыз ул-серле табышмак" дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Бик матур биюләр: «Татар», «Катюша», «Калинка», «Золотые якоря» тамашачы күңеленә хуш килде. Телгә оста егетләребез төрле мәзәк хәлләр сөйләделәр, әниләргә -хатын-кызларга багышлап бик матур, моңлы җырлар башкарылды. Клуб эче халык белән тулган иде.