Иске Эсләк авылында зур бәйрәм булды. Иске Эсләк авыл мәдәният йортында игезәкләр бәйрәме узды. Кичәбез - “Парлы куаныч” дип атала. Бала туу әти-әни өчен зур куаныч, бетмәс шатлык. Әгәр дә инде берьюлы ике бала дөньяга туса... Бәйрәмебез игезәк туган балаларга багышлана.
Игезәк бала дөньяга килү – табигать могҗизасы. Әти-әни өчен икеләтә зур бәхет. Шулай да Татарстанда игезәкләргә уң булган авыллар бар. Аллага шөкер Иске Эсләк һәм Үтәгән авылларында да мондый гаиләләр шактый.
Ни гаҗәп, халык саны бары тик 621 гә якын кеше булган Иске Эсләк авылы белән бәйле 18 пар игезәк, Үтәгән авылында - 9.
Шушы авыллардан чит төбәкләргә тормышка китеп, игезәк ул-кызлар тудырганнар. Авылдагы игезәкләрнең иң өлкәненә бүген 75 яшь, ә иң бәләкәйләренә 5 яшь. Барысы бер сәхнәгә җыелгач, алардан күзләр камаша. Бернинди логик фикерләүләр белән дә авылда шушы хәтле күп игезәкләр тууының сәбәбен аңлатып булмый. Район җитәкчеләре шаяртып, авылда игезәкләрнең күпләп туу сәбәбе – “Авылның суы сихерле, могҗизалы булуда”, - ди.
Әмма бу җирлектәге игезәкләр үзенчәлекле парлар – алар бер-берсенә ике тамчы су кебек тә охшаган, берәүләре бераз аерылалар, ике төрле җенестән малай һәм кыз булып туганнары да бар. Иң өлкән игезәкләр бүгенге көндә бер йортта ,бергә Иске Эсләк авылында яши. Наил абый һәм Наилә апага быел 75 яшь тула. Март аенда 14 яшь тулучы малай һәм кыз да Иске Эсләктә яши Рүзил-Рүзилә, Үтәгән авылында яшәүче Аяз-Ниязга 11 яшь тулды. Чит Удмуртия Республикасыннан да бер-берсенә бик охшаган игезәкләр - 55 яшьлек Гөлзирә-Гөлсинә апалар да кайткан иде. Авылдан чыккан игезәкләр Казанда, Ижауда, Сарапулда, Алабугада, Башкортыстанда, Чаллыда, Исәнбайда яшиләр. Шулар барысы да чакырылган иде.
Һәрбер игезәккә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу - спонсорлар ярдәме иде. Бүгенге көндә арабызда булмаган игезәкләрне дә искә алдык. Бәйрәмгә Девятерня авылыннан Фәнис Арсланов, ТНВ каналыннан фоторепотер да килгән иде. Иске Эсләк мәдәният мөдире Ханов Камил эшләгән игезәкләрнең фотоларыннан слайд-шоу, презентацияне бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Клуб эче, тышы халык белән тулган иде. "Бәйрәм бик матур, эчтәлекле, югары дәрәҗәдә, күңелле үтте"- дип хәбәрләр озак килеп торды. Бу проект дәвамлы булыр диясе килә.
Кичә ахырында озын өстәл тутырып кунакларны үзләре алып кайткан күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчердек.