Салагыш мәдәният сараенда балалар тарафыннан 8 март бәйрәменә багышлап концерт куелды. Башлангыч сыйныф укучылары А.Алишның «Сер тотмас үрдәк» әсәрен сәхнәләштерделәр. Шулай ук балалар әбиләребезне, әни-апаларыбызны җыр, биюләре белән дә сөендерделәр.