Кодаш авыл җирлегендә 13 тыл ветераны яши. Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан аларга юбилей медальләре тапшырылды. Тыл ветераннары өлкән яшьтә һәм авыру булу сәбәпле мәдәни чараларда катнаша алмадылар. Истәлекле бүләкләрне район вәкиле Нәбиев Флүр Фәйзи улы һәм Кодаш авыл җирлеге башлыгы Шакиров Фәнис Миңнефлүр улы өйләренә барып тапшырдылар.